news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омикрон-штаммлы пациентларда грипп билгеләре күренергә мөмкин

Коры ютәл, бизгәк, төнге тирләү һәм тән ватылу кебек грипп симптомнары шул хакта дәлилли.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирусның яңа омикрон- штаммын йоктырганда кешеләрдә бизгәк, коры ютәл һәм тән ватылу кебек грипп симптомнары булырга мөмкин, дип сөйләде Bloomberg басмасына Көньяк Африка Республикасы табибы Унбен Пиллэй. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Без коры ютәл, бизгәк, төнге тирләү һәм тән ватылу кебек грипп симптомнары булган пациентларны күрдек. Минемчә, бу без күргән башка Covid-19 инфекциясе дулкыннары белән туры килә», - диде табиб.

Ул шулай ук чирнең әлегә җиңел формада күзәтелүен билгеләп үтте, әмма нинди дә булса ахыргы нәтиҗәләр ясарга иртә әле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100