Беренче компонент белән вакцина алганнан соң QR-кодның гамәлдә булу вакыты әйтелде

Ул 24 көн тәшкил итә.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Беренче компонент белән вакцина алганнан соң QR-кодның гамәлдә булу вакыты 24 көн тәшкил итә. Бу хакта Covid-19 инфекциясенә каршы көрәш буенча ТР оператив штабы туры эфирында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Бу срок икенче компонент белән вакцинация узганчы 21 көн вакытны үз эченә ала. Моннан тыш, вакцинация турындагы сертификат дәүләт хезмәтләре порталына килсен өчен тагын өч көн бирелә», – дип ачыклык кертте Жаворонков.

Ул QR-кодның бары тик җәмәгать транспортында йөрү өчен генә файдаланырга мөмкин икәнлеген әйтте. Аның белән җәмәгать урыннарына барып булмый.