Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ВИЧ белән авыручыларның коронавирус йоктыру куркынычы зуррак
«Яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар арасында ВИЧ-инфекциялеләрнең авыру күрсәткече, ВИЧсыз кешеләргә караганда, дүрт тапкыр күбрәк», — диде Роспотребнадзор вәкиле.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ВИЧ белән авыручыларның коронавирус йоктыру куркынычы зуррак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова сөйләде.
«Яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар арасында ВИЧ-инфекциялеләрнең авыру күрсәткече ВИЧсыз кешеләргә караганда дүрт тапкыр күбрәк», — диде ул.
Белгеч ВИЧ белән авыручыларга профилактика чараларына аеруча игътибарлы булырга киңәш итте. Луиза Борисова әйтүенчә, ВИЧ диагнозы белән яшәүчеләр дәвалануларын туктатырга тиеш түгел. Ул, шулай ук, туберкулез һәм вируслы гепатит Сovid-19 ны дәвалауда гына түгел, ачыклауда да комачаулык итүен белдерде.
Россия Федерациясендә 2020 елда авыру күрсәткечләре кимүе күзәтелә. Быел илдә ВИЧ-инфекциянең 38126 яңа очрагы теркәлгән, бу, 2019 елга караганда, 20,5 процентка азрак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз