news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ВИЧ-инфекциясе өлкәнрәк кешеләр арасында ешрак очрый

Луиза Борисова сүзләренчә, ВИЧ белән яшәүчеләр арасында ирләр күбрәк.

Татарстанда ВИЧ-инфекциясе өлкәнрәк кешеләр арасында ешрак очрый
Владимир Васильев

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Соңгы елларда ВИЧ-инфекциясе өлкәнрәк кешеләр арасында ешрак очрый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова сөйләде.

«Эшкә сәләтле яшьтәгеләрнең ВИЧ йоктыру тенденциясе саклана. ВИЧ ачыкланган кешеләрнең 68,1 проценты — 30-50 яшьтәгеләр», — диде ул.

Луиза Борисова сүзләренчә, ВИЧ белән яшәүчеләр арасында ирләр күбрәк. 64 процентка якын. 20-29 яшьтәге ир-атлар 61 процент булса, хәзер 30-39 яшьлекләр аеруча күп — 44 процент. Яшүсмерләр һәм 18-29 яшьтәгеләр арасында да ВИЧ очраклары шактый ачыклана.

Белгеч авыруны җенси юл белән йоктыру өстенлек итүен искәртте. 61,4 процент кеше ВИЧны җенси юл белән йоктырган. Наркотиклар кулланганда, ВИЧ белән авыру 35,6 процентка кимегән. Татарстанда ВИЧ барлык районнарда да бар.

Россиядә 2020 елда ВИЧлы кешеләрнең 72 проценты 30-50 яшьтәгеләргә туры килә, 63 проценты авыруны җенси юл белән йоктырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100