news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкын ВИЧ инфекциягә тикшерү дүрт процентка кимегән

Гомумән алганда, республика халкын тикшерүләр кимесә дә, фахишәләр, азгын тормыш юлы алып баручыларны тикшерү 17,2 процентка арткан.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2020 елның ун ае эчендә халыкны ВИЧ инфекциягә тикшерү дүрт процентка кимегән һәм 19,9 процент тәшкил итә. Быел барлыгы 778 мең 490 кеше тикшерелгән. Узган елда 933 меңнән артык кешене ВИЧ инфекциягә тикшергән булганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова әйтте.

Аның сүзләренчә, Татарстанда ВИЧ очраклары кимүе коронавируска каршы көрәш вакытында ВИЧка тикшерүләр кимүе һәм пациентларның СПИДка каршы көрәш үзәкләренә мөрәҗәгатьләре кимүе белән дә бәйле.

«Гомумән алганда, республика халкын тикшерүләр кимесә дә, фахишәләр, азгын тормыш юлы алып баручыларны тикшерү 17,2 процентка арткан», — диде Луиза Борисова.

Ел саен профилактика максатыннан, ул Татарстанда 28 процентка якын кеше ВИЧ-ка тикшерелгәнен билгеләп узды. «Бу авыручыларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә. Россиядә бу сан 15 процентка якын», — диде белгеч.

«ВИЧ һәркемгә кагыла ала, фахишәләргә, яшьләргә генә түгел. ВИЧ хәзер киң катламнарга үтеп керде. Уяу булырга, сакланырга кирәк», — дип кисәттеләр белгечләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100