news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия исемле роботка коронавирус буенча яңа 96 сорауга җавап өйрәтәләр

Бүгенге көндә роботлаштырылган тавыш ярдәмчесе 67 стандарт сорауга консультация бирә.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Киләсе атнадан Лилия исемле роботлаштырылган тавыш ярдәмчесе коронавирус буенча яңа 96 сорауга җавап бирә башлаячак. Бу турыда Татарстанның Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

«Хәзер безнең команда Covid-19 буенча татарстанлыларның контакт-үзәктән белешкән иң актуаль сорауларын анализлый. Без Лилияне аларга җавап бирергә өйрәтәбез. Бу атна ахырына кадәр робот 96 яңа сорау буенча халыкка консультация бирер дип өметләнәм», — диде Альберт Яковлев.

Министрлыкның матбугат хезмәте ачыклык керткәнчә, белгечләр киләчәктә роботның мәгълүмат базасын тулыландырып торачак, 96 яңа сорау белән генә эш тукталмаячак.

Лилиядән коронавирус белән бәйле консультация алу өчен 122 кыска номерына шалтыратырга кирәк. Бүгенге көндә тавыш ярдәмчесе «Коронавирус йоктыру куркынычын ничек киметергә?», «Кафе һәм рестораннар эшлиме?», «Республикага керү яки чыгу буенча чикләүләр бармы?» кебек 67 стандарт сорауга консультация бирә. Робот сорауга җавап таба алмаса, элемтәне операторга күчерә.

Әлегә робот рус телендә генә җавап бирә. Альберт Яковлев киләчәктә Лилияне татар теленә дә тәрҗемә ителәсен ышандырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100