Чирмешәндә 3,5 мең кешегә гриппка каршы вакцина ясаганнар

Районда грипп авыруын профилактикалау максатында балаларга һәм олыларга вакцинация ясыйлар.

(Чирмешән, 1 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Евгений Ромин). Соңгы вакытта Чирмешән районына олылар өчен кайтарылган 2640 һәм балалар өчен 920 дозаның барысы да файдаланылган диярлек. Шулай итеп, районда 3,5 мең кешегә гриппка каршы вакцина ясаганнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Якын көннәрдә балаларга тагын вакциналар кайтырга тиеш. Табиблар грипптан саклану өчен, әлеге мөмкинлектән файдаланып калырга өнди.