news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә Covid-19 коронавирусына каршы бер вакцинаны сынау төгәлләнде

Прививканы беренчеләрдән булып табиблар һәм укытучыларга ясаячаклар.

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Россиядә Гамалея исемендәге фәнни-тикшеренү институтында коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаны клиник сынау төгәлләнде. Хәзерге вакытта аны теркәүгә әзерлек эшләре бара. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән хәбәр итә.

«Коронавирус инфекциясенә каршы Гамалея үзәгендә әзерләнгән вакцинаны клиник сынау тәмамланды, хәзер теркәү процедурасын үткәрү өчен документлар пакеты әзерләнә», — диде ул.

Аның сүзләренчә, прививканы беренчеләрдән булып табиблар һәм укытучыларга ясаячаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100