Айрат Фәррахов: Covid-чикләүләрне гамәлдән чыгару татарстанлыларның үзләреннән тора

Парламентарий фикеренчә, республикада коронавирус инфекциясенә күмәк иммунитет әле формалашмаган, шунлыктан барлык кагыйдәләрне дә үтәргә кирәк.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгару һәм гадәти тормышка кире кайту татарстанлыларның үзләреннән тора.

РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов туры эфир вакытында шулай дип белдерде.

«Вирусның таралуына никадәр тизрәк киртә куйсак, гадәти тормышка шулкадәр тизрәк кайтачакбыз. Җәен булырмы ул, әллә көзенме – барысы да сездән тора», - диде сәясәтче.

Парламентарий бүген Татарстанда инфекция йоктыручылар саны кимүгә таба баруын, әмма республика халкына уяу булырга һәм яңа коронавирус аркасында кертелгән барлык кагыйдәләрне дә үтәргә кирәклеген искәртте.

Фәррахов Татарстанда әлегә күмәк иммунитет формалашмавын билгеләп үтте. Моңа җитәрлек сандагы кешегә прививка ясап яки барысының да авырып чыкканын көтеп ирешергә мөмкин.