news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның яңа очраклары юк

Россиядә барлыгы Covid-19 авыруының 2777 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның яңа очраклары юк
pixabay.com

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның яңа очраклары юк. Бу хакта Роспотребнадзорның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Россиядә соңгы тәүлектә 35 төбәктә 440 яңа очрак теркәлгән. Иң күп авырулар Мәскәүдә (267), Коми Республикасында (32) һәм Санкт-Петербургта (27) ачыкланган.

Авырган гражданнар әлеге инфекциядән имин булмаган илләрдән кайтучылар яки алар белән контактта булган кешеләр икәнлеге ачыкланган. Белгечләр авырулар белән үзара бәйләнештә булган кешеләрне ачыклаган, аларны медицина күзәтүенә урнаштыру планлаштырыла.

  • Бүгенге көндә Россиядә Covid-19 коронавирусының 2777очрагы теркәлгән, хастаханәдән 190 кеше терелеп чыккан. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100