news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Укытучылар коронавирустан прививка ясатмаган өчен эштән азат ителмәячәк

Роспотребнадзор Россиянең барлык гражданнары вакцинацияне үз теләкләре белән генә ясатуына игътибарны юнәлтте.

Укытучылар коронавирустан прививка ясатмаган өчен эштән азат ителмәячәк

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Укытучылар коронавирустан прививка ясатмаган өчен эштән азат ителмәячәк.

Күзәтчелек ведомствосында хәбәр итүләренчә, бүген яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациядән баш тарту белән бәйле эштән азат итү өчен юридик нигезләмә юк. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт (Роспотребнадзор) аңлатмасына сылтама белән «Российская газета» яза.

«Россиядә вакцинация хәзерге вакытта барлык категория гражданнар өчен ирекле булып тора, шул исәптән мәгариф оешмалары хезмәткәрләре өчен дә», — дип искәрттеләр Роспотребнадзорда.

Шул ук вакытта, белгечләр сүзләренчә, Covid-19 вакцинациясе Илкүләм прививкалар календарена түгел, ә эпидемия күрсәткечләре буенча профилактик прививкалар календаренә кертелгән.

Соңгысын куллану турындагы карар төбәк дәрәҗәсендә кабул ителә. Җирле баш санитар табибы карары булган очракта гына прививкадан баш тарткан өчен эштән азат итәргә мөмкин. Әмма әлегә андый карар кабул ителмәгән.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 28 февральгә булган мәгълүмат буенча, Татарстанда коронавирустан 81 643 кеше (тәүлеккә үсеш — 2587) прививка ясаткан. Икенче дозаны республикада яшәүче 13 729 кеше алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100