news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ковидтан икенче дозаны вакытында ясатмау буенча аңлатма бирделәр

Республикада «Спутник V» препаратының икенче дозасын 13,7 мең кеше ясаткан.

Татарстанда ковидтан икенче дозаны вакытында ясатмау буенча аңлатма бирделәр
«Татар-информ» архивы

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яшәүчеләргә «Спутник V» вакцинасының беренче һәм икенче прививкасы арасында 21 көнне интервалны сакларга киңәш ителә. Әмма икенче дозаны вакытында ясата алмасалар да, сәламәтлек өчен бернинди җитди тайпылыш булмаячак.

«Бернинди дә тайпылыш булмаячак. Пациент вакцинациянең икенче этабы тәмамланырга тиешле поликлиникага барсын. Анда барысын да җентекләп аңлатырлар. Монда прививка 21 көннән соң ясалырга тиешлеге принципиаль түгел, әмма без, әлбәттә, бу срокларга сыешырга киңәш итәбез», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

Министр урынбасары сүзләренчә, бу мәсьәләне тикшергәндә, прививка ясатырга теләгән кеше вакытында килә алмаса, табиблар һәрвакыт запас вариантны табачак.

Татарстанда барлыгы 81 753 кешегә коронавирустан прививка ясалган, шулардан 13 742 кеше икенче доза алган, диде Владимир Жаворонков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100