news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан баш санитария табибы өлкән яшьтәгеләрне ковидтан прививка ясатырга чакыра

Татарстанда көн саен коронавирус белән авыручыларның яртысын 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр тәшкил итә.

Татарстан баш санитария табибы өлкән яшьтәгеләрне ковидтан прививка ясатырга чакыра
архив/Владимир Васильев

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясату мөмкинлеге турында белергә кирәк.

«Өлкән буын кешеләрен — 60 яшьтән, 65 яшьтән өлкәннәрне вакцинациягә җәлеп итү мөһим», — дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитария табибы Марина Патяшина.

Татарстан баш санитар табибы сүзләренчә, өйләрендә утыручы өлкән буынга прививка кампаниясе турында сөйләргә кирәк.

«Бу ни өчен мөһим? Чөнки көн саен коронавирус йоктыруның 50, 52, 54 очрагы теркәлә, аларның яртысы диярлек 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, нәкъ менә алар яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы белән авыручылар төркеменә керә», — диде Марина Патяшина.

Татарстанда яшәүчеләр прививка ясатып, өлкән яшьтәге туганнары яши торган йортларына инфекция алып кайтудан саклана, диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100