news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавируска антитәнчекләре булган кешеләр саны билгеле

Территориядә яшәүчеләрнең 50-60 процентында антитәнчек булса да, бу бөтен шәһәр, провинция яки илнең коллектив иммунитетка ия булуын аңлатмый.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясеннән коллектив иммунитетка бары тик халыкны вакцинацияләү белән генә ирешеп була. Бу турыда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының баш фәнни хезмәткәре Сумья Сваминатан хәбәр итте.

Белгеч сүзләренчә, дөньяда үткәрелгән 500гә якын тикшеренүләр буенча, дөньядагы халыкның ун проценттан азында гына коронавирустан антитәнчекләре бар. Бу турыда РИА Новости яза.

«Әлбәттә, кайбер урыннарда, бигрәк тә халык күп яши торган шәһәр районнарында 50-60 процент халыкның вирус йоктыруы һәм антитәнчекләр барлыкка килгән территорияләр бар. Әмма бу бөтен шәһәр, провинция яки илнең коллектив иммунитетка ия булуын аңлатмый», — диде Сваминатан.

Искә төшерәбез, Татарстанда вакцинация ясату өчен Россия Бердәм дәүләт порталы, Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, 122 бердәм номерына, күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп, поликлиникага шалтыратып язылырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100