Татарстанда тагын 86 кеше коронавирус йоктырган

Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада «Спутника V» препаратының 38,9 проценты яки 33 242 дозасы кулланылган.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда тагын 86 кеше коронавирус йоктырган. Ике кеше республикадан читтә авырган, калганнары авыру кешеләр белән элемтәдә булган.

31 кеше хастаханәдә, ә 55 кеше өйләрендә дәвалана. Бу турыда республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бигрәк тә 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләр арасында ковид йоктыручылар күп — 26 очрак. 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге һәм 50 яшьтән 70 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләр арасында унөчәр кеше авырган.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе — 43 очрак Казанга туры килә, икенче урында Чаллы (8 кеше), өченче — Актаныш районы (6).

Узган тәүлектә республиканың 20 муниципаль берәмлегендә авыру йоктыруның яңа очраклары ачыкланган.

Коронавирус пандемиясе игълан ителгәннән алып, 16 132 кешенең ковид йоктыруы ачыкланган. 12 623 кеше (узган тәүлектә — 98) терелгән.

Татарстанда яшәүче 12 937 кеше коронавирустан прививка ясаткан, 2 599 кеше препаратның икенче дозасын да алган.

Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада «Спутника V» препаратының 38,9 проценты яки 33 242 дозасы кулланылган.

Прививка ясату өчен 122 телефоны буенча шалтыратып язылырга мөмкин.