news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һава торышы бозылу сәбәпле, саклык чаралары турында искәрттеләр

10 июньгә каршы төндә, иртән һәм көндез Татарстанда урыны белән янә яшенле яңгырлар көтелә. Моннан тыш, синоптиклар томан һәм секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил фаразлый.

Һава торышы начар булу сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы саклык чаралары турында искәртә: реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында яшеренмәскә киңәш ителә.

«Балаларны караучысыз калдырмагыз. Өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot