news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Ханты-Манси автономияле округы мөселманнары эшчәнлегенең ел йомгаклары

Ханты-Манси автономияле округы мөселманнары эшчәнлегенең ел йомгаклары

(Төмән, 21 февраль, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсе Ханты-Манси автономияле округының Төбәк мөселманнар дини идарәсе каршындагы Имамнар шурасының ел йомгакларына багышланган утырышы булып үтте.

Шура утырышы Дини идарәнең еллык эшенә уңай бәя бирде, округның Радужный шәһәрендә Җәмигъ мәчете ачылу һәм округ губернаторы Александр Филиппенко катнашы белән Ханты-Манси шәһәрендә булачак Җәмигъ мәчетенә нигез салынуны елның иң әһәмиятле вакыйгалары итеп бәяләде. Төбәктә экстремизм күренешләре барлыкка килү хакында да борчулы сөйләшү булды, Шура киләчәктә экстремизмга каршы тору чаралары буенча карар кабул итте.

Бу утырышта Ерак Көнчыгыштан килгән дин кардәшебез – Россия мөселманнары Үзәк дини идарәсенең Сахалин өлкәсендәге тулы хокуклы вәкиле Тәлгать Фәйзуллин белән Ямалдан һәм өлкәнең көньяк районнарыннан да берничә имам катнашты. Тәлгать хәзрәт Фәйзуллин Ханты-Манси округы төбәк Дини идарәсенең һәм мөселман мәхәлләләренең уңай эш тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән килгән иде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100