news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкны, сулыктан бигрәк, һава сыйфаты борчый – табигатьне саклау прокуроры

“Моңа бәйле рәвештә быел асфальт-бетон заводларында тикшерүләр планлаштырабыз”, - ди Илсур Гыйльметдинов.

Халыкны, сулыктан бигрәк, һава сыйфаты борчый – табигатьне саклау прокуроры
Султан Исхаков

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Халык арасында үткәрелгән сораштыру нигезендә, кешеләрне төп борчыган мәсьәләнең, сулыкларга караганда, һава чисталыгы белән бәйле булуы ачыкланган. Татарстан районара табигатьне саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әңгәмә барышында шулай дип белдерде.

“Атмосфера һавасына игътибар юнәлтергә җыенабыз, чөнки кешеләр арасында үткәрелгән сораштыру төп проблеманың, сулыклардан бигрәк, һава чисталыгы белән бәйле булуын күрсәтте. Елдан-ел бу проблема ныграк сизелә бара. Без чиста һава сулаганда сизмибез, начарая башласа, шундук тоя башлыйбыз. Гражданнардан һава пычрануы турында мөрәҗәгатьләр артуы һава белән бәйле вазгыять начараюы һәм чаралар күрергә кирәклекне күрсәтә”, - дип белдерде прокурор.

Аның сүзләренчә, беренче чиратта, эре оешмаларның контроль органнарына тапшыра торган хисаплары буенча анализ үткәреләчәк. “Халыкка, әйләнә-тирәгә тискәре йогынты ясый торган, бигрәк тә торак пунктларда урнашкан предприятиеләр күз уңында тотылачак. Бу нисбәттән, быел без асфальт-бетон заводларында тикшерүләр планлаштырабыз. Иң күп мөрәҗәгатьләр шулар буенча килә. Минем күзәтчелек зонасына Казан һәм эре шәһәрләр керми, ә башка урыннарда тирә-як мохиткә йогынты ясый торган заводлар минем җаваплылык зонасына карый. Элек без автозаправка станцияләре белән шөгыльләндек. Хөкүмәт тарафыннан бу станцияләрдә парларны тотып калу системасы урнаштыру карары кабул ителгән иде. Күпчелек АЗС ларда бу таләп үтәлгән. Хәзер инде заводлар буенча да нәтиҗәләргә ирешергә телибез”, - дип билгеләп үтте Илсур Гыйльметдинов.

Ул, законга үзгәрешләр нәтиҗәсендә, 2019 елдан “беренче риск категориясе”нә кергән барлык оешмаларда автомат контроль датчиклары куелырга тиешлеген әйтте. “Алар, һавага бүленеп чыккан начар матдәләрнең күләмен билгеләп барып, бу мәгълүматлар турыдан-туры контроль органнарга җибәреләчәк. Экология бит елдан-ел яхшырмый, шуңа күрә шундый өстәмә таләпләр кертелә. Хәзерге вакытта күп кенә оешмалар пычрак суларын да “Водоканал” системасына чистартмый гына түгә. 2019 елдан алар үзләренә су чистарту җайланмаларын куярга тиешләр”, - диде прокурор.

Илсур Гыйльметдинов сулыкларны тикшерү эше дәвам иттереләчәген белдерде. “Чиста Идел” федераль программасы гамәлгә ашырыла. Без Иделдә күзәтчелек алып бармасак та, аның кушылдыклары бар. Иделгә кече елгалардан су агып төшә бит, шуңа күрә бу юнәлештә эшләрне тәмамлау ниятләнә. Чистарту корылмаларын яңарту буенча да эшне төгәлләү күздә тотыла”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100