news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыклар бердәмлеге көнендә Камил Исхаков Казанның яшь гражданнарына паспортлар тапшырды

Халыклар бердәмлеге көнендә Камил Исхаков Казанның яшь гражданнарына паспортлар тапшырды

(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Халыклар бердәмлеге көнендә Казан ратушасы бинасында шәһәр башлыгы Камил Исхаков Казанның 57 яшь гражданы – уку алдынгылары, балалар иҗтимагый хәрәкәтләре активистлары һәм мәктәп үзидарәсе лидерларына паспортлар тапшырды.

“Быел без беренче тапкыр яңа дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәбез, - диде Камил Исхаков балаларга мөрәҗәгать итеп. – Ел саен яңа бәйрәмнең әһәмияте артачак. Килер шундый вакыт” ул илнең төп бәйрәмнәреннән берсенә әверелер”. Мэр шулай ук бу көнен Казан өчен мөһим булуын билгеләп үтте. Нәкъ менә бүген православие дине тотучылар Казан Изге ана иконасы хөрмәтенә бәйрәмне билгеләп үтә, ул 1612 елда Минин һәм Пожарскийга поляк-литва гаскәрләрен җиңәргә ярдәм иткән.

“Бу бәйрәм кешеләрнең мәрхәмәтен һәм бердәмлеген чагылдыра. Кешеләрнең бар каршылыкларны онытып, нинди диндә булуларына карамастан, берләшүе бик мөһим. Бердәмлекнең безнең эчке халәктә әйләнүенә ирешү зарур”, - дип билгеләп үтте шәһәр мэры. “Бүген сез беренче тапкыр РФ гражданнары паспортлары алдыгыз. Бу документны гомерегез буе саклагыз”, - дип теләде Камил Исхаков яшь казанлыларга.

Казан хакимияте башлыгы һәр укучыга паспорт, исемле открытка һәм бүләк – “Казан – минем яраткан калам” популяр иллюстрацияле басмасын тапшырды. Тантанада яшүсмерләрнең әти-әниләре дә бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100