news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкчан иҗаты белән абруй казанды

Халыкчан иҗаты белән абруй казанды

(Уфа, 30 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә яшәп иҗат итүче танылган татар композиторы һәм җырчысы Мөфтәдин Гыйләҗев үзенең иҗат төркеме белән республиканың татар районнары буйлап гастрольләрен башлый. Бу иҗади сәфәрләре барышында сәнгатькәрләр тамашачыларга өр-яңа программа тәкъдим итә.

Мөфтәдин Гыйләҗевның иҗаты республикада гына түгел, ә Татарстанда да, татарлар белән башкортлар яшәгән башка төбәкләрдә дә киң мәгълүм. Аның язган җырлары халыкчан булулары белән җәлеп итә һәм яраттыра. Талантлы композитор язган җырлар чынлап та төрле төбәкләргә сибелеп яшәгән милләттәшләребез арасында киң таралып, халык җырлары дәрәҗәсенә күтәрелде. Аның «Сарманай» һәм «Мәтрүшкәләр» кебек дистәләрчә популяр җырларын кемнәр генә белми икән?!

М.Гыйләҗев гомере буе башкаладан ерак районда яшәп иҗат итсә дә, һәвәскәр композитор гына булып калмыйча, югары һөнәри осталыкка иреште. Менә егерме елдан артык инде аның популяр җырлары Башкортстанда гына түгел, ә Татарстанда һәм татарлар белән башкортлар яшәгән башка төбәкләрдә дә күп сәхнәләр түрендә яңгырый. М. Гыйләҗев Татарстандагы иҗатташ һәм фикердәш дуслары белән дә еш очраша һәм халкыбызның җыр сәнгатен үстерү юнәлешендә уртак эшләр дә башкара. Халкыбызның күңел түрен яулый алган әсәрләре озак еллар җырчыларның репертуарыннан төшмәве дә, Мөфтәдин аганың һөнәри осталыгы турында сөйли. Бер көнлек кенә такмаклар ишәйгән бу заманда искерми торган җырларның бәясе тагын да арта.

Мөфтәдин Гыйләҗев бүгенге көндә бер-бер артлы яңа җырлар яза, яшьләргә татар уен коралларында уйнарга өйрәнү серләрен өйрәтә һәм яшь композиторлар белән үзенең тәҗрибәсен уртаклаша. Әле, Башкортстан районнары буйлап чираттагы иҗади сәфәрдә йөргәндә дә, яшь иҗатчылар белән аралашып, аларга үзенең файдалы киңәшләрен дә бирәчәк күпкырлы талант иясе булган остаз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100