Халыкара укытучылар көнендә «Пирамида» мәдәни–күңел ачу үзәгендә Татарстан укытучыларын бүләкләү булачак
Халыкара укытучылар көнендә «Пирамида» мәдәни–күңел ачу үзәгендә Татарстан укытучыларын бүләкләү булачак
(Казан, 4 октябрь, «Татар–информ», Диләрә Рәхимова). Иртәгә Халыкара укытучылар көнендә Татарстан район һәм шәһәрләренең мәктәп һәм урта махсус уку йортларыннан меңләп укытучы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгенә җыелачак. ТР мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлаячак. Министрлыкның матбугат сәркатибе хәбәр иткәнчә, тантаналы җыелышта шулай ук «Россия Федерациясенең атказанган укытучысы» һәм «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исемнәренә лаек булган укытучыларны бүләк тантанасы булачак.
Шулай ук ветераннарны, юбилярларны һәм укытучы династияләрен бүләкләячәкләр. Тантаналы өлештән соң Татарстан иҗат коллективлары катнашында концерт программасы булачак.