Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Халыкара Төрек академиясе 2018 елны Ш.Мәрҗани елы дип игълан итте
Ел дәвамында Татарстан галимнәре белән фәнни уртак проектлар да оештырылачак.
(Казан, 2 март, “Татар-информ”). Халыкара Төрек академиясе (TWESCO) 2018 елны “Ш.Мәрҗани елы” дип игълан итте. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясеннән хәбәр иттеләр.
Кичә Казахстан республикасының үзәк коммуникацияләр үзәгендә массакүләм мәгълүмат чаралары өчен матбугат очрашуы булып узды. Журналистларны халыкара Төрек академиясененең 2017 елга һәм киләчәктәге эш планнары белән таныштырганнар.
TWESCO башлыгы Дархан Кыдырали һәм Төрек советының аксакаллар шурасы әгъзасы Гадел Әхмәтов халыкара проектлар хакында бәян иткән.
Халыкара Төрек академиясе (TWESCO) 2018 елны татарның күренекле дин әһеле, реформатор, Алаш Ордының рухи остазы Ш.Мәрҗани елы итеп билгеләп узачак.
Татарстан Фәннәр академиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, Төрек академиясе Татарстан республикасы галимнәре белән дә уртак фәнни проектлар оештырылачагын хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз