news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һәлак булган Диана Сәфәрованың балаларын кем тәрбияләячәге билгеле

Юл һәлакәтендә вафат булган Диана Сәфәрова балаларының опекуннары әбиләре һәм бабалары булачак. Бу хакта «Интертат»ка интервьюда Диананың туганы, җырчы Әнвәр Нургалиев хәбәр итте.

Башта Әнвәр Нургалиев балаларны үзе тәрбиягә алырга теләгән. 

«Балаларга үз фамилиямне бирермен, дигән идем. Чөнки Аиша – әтисе фамилиясендә, ә малайлар – юк. Салман белән Сәидне үз фамилиямә язасым килде. Юристлар исә, опекунлыкны миңа теркәсәк, балаларга хөкүмәттән тиешле льготалар, түләүләр килмәячәк, дип аңлатты. Шуңа күрә балаларның опекуны әбиләре һәм бабалары булачак», - диде ул «Интертат» хәбәрчесенә.

Балаларны тәрбияләүдә әтиләре дә катнашачак. «Әтиләренең әлегә апаларда, балалар янында яшәп торуын телибез. Рәбис (Диананың элекке ире, балаларның әтиләре) балаларны карашырга әзер. Материаль яктан, әлбәттә, ярдәм итәчәкбез», - дип белдерде Әнвәр Нургалиев.

Диана Сәфәрова – Әнвәр Нургалиевның апасының кызы, Башкортстандагы танылган блогер. Ул дөрес туклану һәм гаилә тормышы, юморга багышланган сәхифә алып бара иде. Диана  9 май төнендә Башкортстанның Чишмә районында юл һәлакәтенә эләгеп һәлак булды. Билгеле булганча, өенә кайтып барган Диана Сәфәрованың юлын кискәннәр һәм ул баганага бәрелгән. Диананың 3 баласы ятим калды.

Фаҗига буенча тикшерү эше башланган. Авариядә гаепле дип шикләнелгән кеше тоткарланган. Ул үзенең гаебен таныган, ләкин Диананың якыннарыннан гафу үтенмәгән. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100