news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Хаҗиларның беренче төркеме Изге җирләргә “Кол Шәриф плюс” юлламасы белән бара

Быел Согуд Гарәбстаны корольлеге тарафыннан Татарстан хаҗиларына бирелгән урыннар тулысынча тулган. Ике мең хаҗиның күпчелеге - Россиянең Татарстанга якын урнашкан төбәкләреннән

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). 23 октябрьдә иртәнге сәгать өч тулып биш минутта (3:05) 49 кешедән торган беренче төркем “Казан” халыкара аэропортыннан хаҗга китәчәк. Бу хаҗилар Изге җирләргә төбәкара “Идел хаҗ” үзәге аша “Кол Шәриф плюс” юлламасы белән бара.

Әлеге программага туклану, бөтен уңайлыклары булган бүлмәдә 4-6 кеше яшәү, корбанлык керә. Алар Казан-Истанбул-Мәдинә-Мәккә маршруты буенча хәрәкәт итәчәк. Хаҗиларны төбәкара “Идел хаҗ” үзәгенең региональ үсеш бүлеге җитәкчесе Гали Хәсәнов озата бара.

Хаҗиларга шулай ук “Кол Шәриф” һәм “Сөембикә” турлары да тәкъдим ителә.

Быел Согуд Гарәбстаны корольлеге тарафыннан Татарстан хаҗиларына бирелгән урыннар тулысынча тулган. Ике мең хаҗиның күпчелеге - Россиянең Татарстанга якын урнашкан төбәкләреннән.

2010 елда хаҗ-миссия 19 кешедән тора. Анда административ хезмәткәрләр, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган табиблар һәм кайбер төркем җитәкчеләре керде. Хаҗиларны Сөләйман Зарипов, Рөстәм Зиннуров, Линур Сабирҗанов, Рамил Бикбаев һәм башкалар озата барачак.
Хаҗиларның икенче төркеме Изге җирләргә 2010 елның 27 октябрендә китә.

Хаҗ йолалары 13 ноябрьдә башлана. Бу көнне хаҗилар Мина үзәнлегенә бара. 15 ноябрь - Гарәфә тавында басып тору көне. 16 ноябрьдә – Корбан бәйрәме.
Хаҗилар Изге җирләрдә 14-37 көн тирәсе булачак, дип хәбәр итә төбәкара “Идел хаҗ” үзәге матбугат хезмәте.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100