news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәзер коляскалы инвалидлар фирма поездларында да дәвалану урынына бушлай бара алачак

Бүгеннән барлык фирма поездларында инвалидларны йөртү өчен тәгаенләнгән урыннардан “фирма” билгесе алыначак

(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Хәзер коляскалы инвалидлар фирма поездларында да дәвалану урынына бушлай бара алачак. Бүгеннән барлык фирма поездларында инвалидларны йөртү өчен тәгаенләнгән урыннардан “фирма” билгесе алыначак.
Хәзерге вакытта, гамәлдәге 864 нче карар нигезендә, инвалидлар тимер юл транспортындагы күпчелек категория вагонда дәвалану урыннарына түләүсез бару һәм кайту хокукына ия. Дөрес, фирма поездларындагы вагоннарда һәм югары уңайлыклардагы вагоннарда алар өчен ташламалы шартлар каралмаган иде. Ә коляскалы инвалидлар өчен җайлаштырылган махсус купелар бүген күпчелек фирма поездлары составында бар.
Шуны күздә тотып, “Россия тимер юллары” фирма поездларында коляскалы инвалидлар бару өчен каралган барлык урыннан “фирма” билгесен алу турындагы карарга килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100