news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрбиләргә 15 мең сум күләмендә акча түләнәчәк

Президент Путин хәрбиләргә өстәмә акча түләү турындагы указга кул куйды.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Хәрби хезмәткәрләрнең аерым категориягә керүчеләренә бер тапкыр өстәмә акча түләнәчәк.

Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткәрләрнең кайсыбер категорияләренә керүчеләренә бер тапкыр акча түләү турындагы указга кул куйды.

«Контракт буенча хәрби хезмәттә булучылар, шулай ук контракт белән хәрби хезмәт үтү хакында килешү төземәгән профессиональ һәм югары хәрби белем бирү оешмалары курсантларына бер тапкыр 15 мең сум күләмендә акча түләнәчәк», – диелә хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыккан документта.

Түләүләр «аерым бер категориягә керүче хәрбиләрне социаль яклауны тәэмин итү максатыннан» башкарыла. Акчалар 2021 елның сентябреннән түләнәчәк.

Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Путинның кайбер федераль органнар хезмәткәрләренә – бер тапкыр 15 мең сум, барлык пенсионерларга 10 мең сум акча түләү турындагы указга кул куюы хакында язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100