Хәбиров татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерүдә Шәймиевнең хезмәтен бәяләде
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев адресына 85 яшьлек юбилее белән котлаулар килә тора. Юбилярга Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та телеграмма юллаган.
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерүдә Шәймиевнең хезмәте зур булуын әйтте.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев адресына 85 яшьлек юбилее белән котлаулар килә тора. Юбилярга Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та телеграмма юллаган.
«Ул, аерым алганда, Минтимер Шәймиевнең туган Татарстанына хезмәт итүен, татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерүдә зур өлеш кертүен билгеләгән», — дип белдерде Татарстан Республикасының Хөкүмәт порталы.
Котлауларга шулай ук Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды генераль директоры Константин Цицин, Россия сәнгать академиясе президенты Церетели, Дәүләт җыены — Башкортстан Республикасы Корылтае Рәисе Константин Толкачев та кушыла.