news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гыйнвардан эшләмәүче россиялеләрнең пенсияләре 4,8 процентка артачак

2023 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 4,8 процентка индексацияләнә. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков хәбәр итте.

Парламент сәгатендә министр искә төшергәнчә, 2022 елда пенсияләрне арадаш индексацияләү уздырылган. Шулай итеп, июньдә Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча алар 10 процентка арткан. «Интерфакс» шул хакта хәбәр итә. 

«Хәзер гамәлдәге законнарда каралган ике этаплы индексация нәтиҗәләре буенча, 2022 елның 1 гыйнварына караганда пенсияләрнең тулаем күләме 15,3 процентка артачак», - диде Котяков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100