news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ГТЮ Казан бүлеге территориясендәге 221 тимер юл аша чыгу урынының 21 енә генә кизү урнаштырылган

Яшел Үзән-Биек Тау станцияләре арасында сакланмый торган магистраль аша чыгу урыннарын видеофиксация системасы белән җиһазландырырга уйлыйлар

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Тимер юллар аша чыгу урыннарын карап тоту һәм аларның һәлакәтләрсез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре Горький тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун рәислегендә узган видеоконференциядә күтәрелде.
Магистральнең Казан бүлеге территориясендәге 221 тимер юл аша чыгу урынының бүген 21 енә генә кизү урнаштырылган. Тимер юл аша чыгу урыннарының күп булуы поездлар хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә өстәмә рисклар тудыра. Мәсәлән, Казан бүлеге территориясендә 5 км дан кимрәк ераклыкта урнашкан шундый 65 урын, 2 км дан да кимрәк ераклыкта урнашкан -11, 1 км дан да кимрәк ераклыкта урнашкан шундый 10 чыгу урыны исәпләнә. Автомобильләр керү юлының начар хәлдә булуы сәбәпле, бүген 19 тимер юл аша чыгу урыны вакытлыча ябылган. Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, җирле хакимият органнары чыгу урыннарын ябу карары белән килешми. Ә үзләре аларда иминлекне көчәйтү чараларын күрми.
Яңа юл үткәргечләрне файдалануга тапшыру да магистральәр аша кайбер чыгу урыннары ябылуга китерәчәк. Хәзерге вакытта Татарстанда ике шундый юл үткәргече төзелә. Аларның берсе Биектау, икенчесе – Буа районында урнашкан. Быел Киров өлкәсе Сосновка станциясе тирәсендәге юл үткәргечтә алып барылган капиталь төзекләндерү эшләре дә тәмамланачак.
Казан бүлегендә Дәрвишләр бистәсе станциясе янындагы чыгу урыны аеруча зур борчу тудыра. Анда соңгы 8 елда 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 3 кешенең гомере өзелгән. Агымдагы ел башыннан Казан бүлегендәге тимер юл аша чыгу урыннарында 4 һәлакәт теркәлгән. Фаҗигаларга китергән төп сәбәп – магистральләр аша чыкканда автомобиль йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәве.Транспорт йөртүчеләрнең җаваплылыгын күтәрү максатыннан, Яшел Үзән станциясеннән Биек Тау станциясенә кадәр арада сакланмый торган 7 магистраль аша чыгу урынын видеофиксация системасы белән җиһазландырырга уйлыйлар. Бу хакта Горький тимер юлының җәмәгатчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100