Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Грипп буенча карантин игълан ителгән мәктәпләрдә укучыларның чираттагы каникулларын кыскартырга мөмкиннәр
Хәзерге вакытта Россиянең һәр 10нчы мәктәбе тулысынча яки өлешчә карантинга ябылуда
(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте китергән мәгълүматка караганда, хәзерге вакытта Россиянең 69 төбәгендә 3 меңләп мәктәп карантинга ябылган. Тагын 1,6 мең урта белем бирү йортында өлешчә карантин игълан ителгән. Укучылар программадан калышмасын, карантин алынган белемнәрнең күләмендә һәм сыйфатында чагылмасын өчен, мәктәпләр каникулларны тулысынча яки өлешчә карантин вакытына күчерү мөмкинлегенә ия. Шулай ук РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы карантин чорында дистанцион белем бирү формаларын файдалануны да киңәш итә. Соңгы мәгълүматлар буенча, бүген Россиянең һәр 10нчы мәктәбе тулысынча яки өлешчә карантинга ябылуда, дип яза Интерфакс.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз