news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Горки-Әмәт урманында Гастрономия бәйрәме узачак

24-25 нче сентябрьдә Горки-Әмәт урманында «Гриль-фест» узачак. Гастрономия бәйрәме кунаклары грильдә әзерләнгән ит, балык, сыр һәм яшелчәдән ризыклар ашап карый алачаклар

Мәдәни-күңел ачу программасы – музыкаль төркемнәр чыгышы, диджей-сетлар, мастер-класслар һәм фотозоналар әзерләнгән. Нәниләр өчен балалар уен зонасы оештырылачак.

Фестиваль 12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр барачак, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100