news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Глаголица» Республика балалар әдәбияты премиясе беренче туры лауреатлары билгеле булды

Конкурска 116 иң яхшы әсәр сайлап алынган

  (Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Руслан Дәүләтшин). «Глаголица» Республика балалар әдәбияты премиясе беренче туры лауреатлары билгеле булды. Иң яхшы 116 автор ярымфиналга узды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Язучылар берлеге матбугат конференциясендә белдерделәр.

14 сентябрьгә кадәр барлыгы 500 чамасы эш тапшырылган иде, аларның 444 е генә конкурс таләпләренә туры килгән. Катнашучылар саны буенча Казан (130) лидер дип танылган.

Жюри составына Россия балалар шагыйре Виктор Лунин һәм прозаик Виктор Махотин, балалар язучысы Тамара Крюкова, шагыйрьләр Михаил Янов, Роберт Миңнуллин, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, ТР Язучылар берлегенең рус әдәбияты һәм тәрҗемә секциясе җитәкчесе Лилия Газизова һәм шагыйрә, «Дебют» премиясе лауреаты Анна Русс кергән.

"Бөек Ватан сугышы темасы төп тема булып калды. Аның буенча күп әсәрләр язылган. Икенче популяр тема - экология. Балалар дуслык, мәхәббәт турында да яза. Үзенчәлекле әсәрләр бар", - дип сөйләде шагыйрә, «Дебют» премиясе лауреаты Анна Русс.

Быел татар телендәге әсәрләр дә күп, чөнки "Татар шигърияте" номинациясе барлыкка килде. "Эшләр югары дәрәҗәдә, әмма шулай да төрлесе бар. Кайберләре чын күңелдән яза, ә кайберләре укытучы кушканга. Шигырь язу техникасы буенча да проблема бар. Камилләшү зарур. Минемчә, конкурска татарча шигырьләр кертү яхшы идея. Барлык эшләр дә авыллардан, татар телендә язылган эшләрнең Казаннан да булуын телибез", - диде шагыйрь Рифат Сәлах.

Бер автор 1 генә әсәр җибәрә ала. 116 кешедән 30 лауреат һәм тамашачылар күңеленә ошаган әсәргә 1 приз билгеләнәчәк. Үз номинациясендә һәм яшь категориясендә беренче дәрәҗә дипломга лаек булучылар премия символы - бәллүр ябалак һәм ноутбук алачак. Икенче дәрәҗә диплом алучыларга электрон китап бүләк ителәчәк. Диплом алучылар өчен Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең танылган язучылары катнашында мастер-класслар үткәреләчәк. Аларның эшләре «Глаголица-2015» альманахында басылачак, балаларга китаплар комплекты тапшырылачак.

"Бәхетле балалар" балаларга ярдәм итү хәйрия фонды директоры һәм конкурсны оештыручы Ирина Хөснетдинова сүзләренә караганда, конкурс альманахына барлык 116 әсәр дә кертеләчәк, соңрак ул бөтен республика китапханәләрендә урын алачак.

Җиңүчеләр һәм финалга чыгучылар 14 ноябрьдә "Әкият" курчак театрында бүләкләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100