Гинцбург: «Омикрон»га карата «Спутник V» вакцинасының нәтиҗәлелеге—якынча 75 процент
Аның сүзләренчә, кеше ярты елдан кабат «Спутник Лайт» вакцинасын ясатса, бу штаммга карата иммунитет 100 процентка кадәр артачак.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирусның «омикрон» штаммына карата Россиядә җитештерелгән «Спутник V» вакцинасының нәтиҗәлелеге якынча 75 процент тәшкил итә.
«Тоталь популяциядә „омикрон“га карата „Спутник V“ вакцинасының нәтиҗәлелеге якынча 75 процент тәшкил итә», — диде репродуктив медицина буенча XVI Халыкара конгресста Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург.
Аның сүзләренчә, кеше ярты елдан кабат «Спутник Лайт» вакцинасын ясатса, бу штаммга карата иммунитет 100 процентка кадәр артачак. Әгәр прививка ясаткан кеше 6-12 айдан ревакцинация ясатмый икән, иммунитет 56-57 процентка төшәчәк.