news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гинцбург Спутник V вакцинасы коронавирусның ХЕ штаммыннан саклый алуы турында әйтте

Хәзерге вакытта «Спутник V», «Спутник лайт» вакциналары «омикрон» штаммының яңа төренә каршы нәтиҗәле булырга тиеш.

Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург ХЕ вариантының BA.1 - BA.2. вариантлары белән катнаш вариант булуы турында аңлатты. Ә «Спутник» аларга каршы нәтиҗәле. «Димәк, препаратның назаль варианты да нәтиҗәле булачак», - дип ассызыклады ул. «Российская газета», ТАСС агентлыгына сылтама белән, шул турыда яза.

XE варианты беренче тапкыр 19 гыйнварда Бөекбританиядә табылган. Ул коронавирусның элеккеге вариантларына караганда тизрәк йога. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары коронавирусның әлеге вариантының 10 процентка тизрәк күчәргә мөмкин булуын фаразлаган. Тик әлегә аның өстенлек итәчәге турында әйтергә иртәрәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100