news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гинцбург «омикрон» штаммының өч яңа төренә каршы вакцина әзер булуы турында әйтте

Россиядә «омикрон»ның (BA.1, BA.2, BA.5) өч яңа төренә каршы «Спутник V» яңа субвалент платформасы булдырылган. Бу хакта Гамалея исемендәге үзәк башлыгы Александр Гинцбург сөйләде. Шул ук вакытта, галим сүзләренчә, аны гамәлдәге кагыйдәләр буенча тиз генә кертеп булмаячак.

Гинцбург сүзләренчә, әлегә сынауның ничек узачагы билгеле түгел. «Гамәлдәге кагыйдәләр буенча сынау 5-6 ай барачак. Әмма бу вакыт эчендә яңа штамм барлыкка киләчәк», - ди галим. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

Гамәлдәге кагыйдәләргә үзгәрешләр кертергә кирәк дип саный ул. «Безгә яңа вакцинаны теркәү кирәкми, ә булганында антиген штаммны үзгәртергә иде», - дип аңлатты ул. Һәм ул вакытта процесс бер ай барачак.

Галим үзе «омикрон»нан саклый торган вакцинаны ясаткан.

Ул шулай ук яңа платформаның кирәклеге «Спутник V» вакцинасының омикронның BA.5 төренә каршы ун тапкыр кимүе белән аңлатыла. Әгәр грипп вирусы мутациясе белән чагыштырсак, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мондый очракларда вакцина штаммын үзгәртергә киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100