news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гидрометеоүзәк: Татарстан кырларында көзге культуралар өчен куркыныч боз катламы юк

Гидрометеоүзәк: Татарстан кырларында көзге культуралар өчен куркыныч боз катламы юк
Фото: «Татар-информ»

Хәзерге вакытта Татарстан территориясендә куркыныч агрометеорологик күренешләр күзәтелми. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Сүз туфрак өслегендә 2 сантиметр һәм аннан да калынрак боз катламы турында бара, ул көзге культуралар кышлау чорында дүрт декада һәм аннан да артыграк ята. 10 гыйнварда кар катламын үлчәгән вакытта, боз катламы булмавы турында белдерделәр Татарстан Гидрометеоүзәгендә.

«Якын арада аның барлыкка килүе турында нинди дә булса фаразлар ясарга иртәрәк», - дип билгеләп үттеләр моңа бәйле рәвештә метеорологлар.

Моннан тыш, синоптиклар республикада кар катламының биеклеге нык үзгәреп торуына игътибар итте: төбәкнең иң ерак көнбатышында 3 сантиметрдан («Зур Кайбыч» метеостанциясе) иң ерак көньяк-көнчыгышында 41 сантиметрга кадәр («Бөгелмә»авиаметеостанциясе).

Татарстан Гидрометеоүзәгендә Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцевның Казанда кар катламының биеклеге нибары 9 сантиметр тәшкил итә дигән сүзләренә аерым дәгъва белдерделәр.

Төбәк Гидрометеорология мәгълүматлары буенча, Татарстан башкаласында кар катламының биеклеге 30 сантиметрга тигез. Кыр аша уза торган даими кар үлчәү маршрутында үткәрелә торган чараларының нәтиҗәсе шундый.

«Казан-Университет» метеостанциясе шәһәр үзәгендә урнашкан һәм дөрес мәгълүмат алу өчен аңа факторлар (бина, җылылык трассасы һәм башкалар) йогынты ясый, дип белдерделәр Татарстан Гидрометеоүзәгендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100