Siemens компаниясе Украинадагы вазгыять аркасында Россиядәге эшчәнлеген туктата. Бу хакта ТАСС агентлыгы концерн белдерүенә сылтама белән хәбәр итә.
«Siemens Украинадагы сугыш аркасында Россия базарыннан китә. Компания җитештерү һәм сәнәгый эшчәнлеген туктату процедурасын башлады», - диелә компания хәбәрендә.
Билгеләп үтелгәнчә, электр техникасы өлкәсендә эшләүче немец компаниясе махсус операция башланганнан соң вазгыятьне бәяләү һәм ил территориясендә 3 мең хезмәткәренең иминлеген тәэмин итү өчен Россиягә продукция китерүне беренчеләрдән булып туктатты.
РФ Президенты Владимир Путин 24 февральдә Украинада махсус хәрби операция башлануы турында игълан итте. Шуннан соң Көнбатыш илләре Россиягә каршы санкцияләрне катгыйландырырга кереште. Кайбер чит ил компанияләре РФ территориясендә эшчәнлеген туктатты.