Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Германиягә күченеп киткән Туймазы кешесе Бурхгаузенда «Татар язы» бәйрәмен үткәргән
Туймазыдан күченеп киткән Разиф Германиянең Бурхгаузен шәһәрендә «Татар язы» бәйрәме оештырган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Разиф хәзерге вакытта Бурхгаузен шәһәрендә яши һәм эшли. Монда бәйрәм үткәрү уе аңа алты ел элек килгән. Ул чакта ул Дрезденда үткән Сабантуй оештыруда катнашкан. Шуннан соң ир-ат милли бәйрәмне үзләре яшәгән шәһәрдә дә уздырырга була, чөнки Бавариядә яшәүче һәркемнең дә үз мәдәниятен тою өчен йөзләрчә чакрым читтә йөрү мөмкинлеге юк.
Ел дәвамында ул спорт кирәк-яраклары сатып алган, музыкаль коллективлар белән килешкән, тиешле урын эзләгән, дусларын чакырган. 2017 елда ул оештырган «Татар язы»на утызга якын кеше килгән. Ә бер елдан соң бәйрәмгә 100 кунак җыелган. Беренче ике очрашуда катнашучылар арасында башкортлар һәм татарлар гына булса, 2019 елда чарага руслар, поляклар һәм хәтта җирлекнең төп халкы – алманнар да бик теләп кушылган. Бәйрәмнәр милли ризыклар һәм бүләкләр белән күңелле узган.
«Татар язы» кайбер яклары белән Сабантуйны хәтерләтә. Катнашучылар капчык киеп йөгерә, көянтә белән су ташый, аркан тартыша, күзләрен яулык белән бәйләп бәрәңге җыя, капчык белән сугыша, өстәл теннисы уйный. Быел балалар өч метрлы вертикаль колгага да менгән, аның өстендәге номерны алып, шуның буенча приз бирелгән. Колгага бүрәнәне Разиф урманчыдан сатып алып кайтып урнаштырган.
Сүз уңаеннан, бәйрәм үткәрү өчен шәһәр хакимиятеннән рөхсәт сорарга кирәкми. Туймазыда туып үскән Рәзиф сүзләренчә, «Татар язы»н оештыру чыгымлы, мәшәкатьле булса да, аңа биредә яшәүче халыкны татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, музыкасы һәм кухнясы белән таныштыру ләззәт бирә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз