news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Германия татары Венера Вәгыйзова: Минтимер Шәймиевнең үзенә генә хас хәйләкәрлеге бар

«Ул Татарстан үссен өчен шулкадәр тырышты, хәтта башка төбәк җитәкчесе дә аның кебек эшләмәгәндер», — диде «Tatarlar Deutscland» берлеге рәисе.

Германия татары Венера Вәгыйзова: Минтимер Шәймиевнең үзенә генә хас хәйләкәрлеге бар
Венера Вәгыйзованың шәхси архивыннан

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Германиянең «Tatarlar Deutscland» берлеге рәисе Венера Вәгыйзова Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең үзенә генә хас хәйләкәрлеге бар дип әйтте.

«Минтимер Шәрипович зирәк кеше. Шуның өчен дә ул республиканы күтәреп кенә калмады, Татарстанны Россиядә пилот төбәк итте. Аның турында әле озак еллар сөйләрләр һәм „Шәймиев феномены“ дип йөртерләр», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул аны легендар шәхес дип атады. «1990 елларда Идел буе төбәкләрендә аның исемен телгә алмаган кеше булмагандыр. Ул Татарстан үссен өчен шулкадәр тырышты, хәтта башка төбәк җитәкчесе дә аның кебек эшләмәгәндер. Шуңа күрә дә Минтимер Шәриповичны бүгенге көнгәчә барысы да ярата, аның турында җылы сүзләр генә әйтәләр, һәм яратып „безнең бабай“ дип эндәшәләр», — диде Венера Вәгыйзова.

«Tatarlar Deutscland» берлеге рәисе 1990 еллардагы вакыйгаларны искә алды. «Минтимер Шәрипович идарә иткәнгә күрә Татарстан базар икътисады режимына йомшарып керде, башка төбәкләрдәге кебек кискен каршылыклар булмады», — ди ул.

Венера Вәгыйзова Минтимер Шәймиев белән 2007 елның мартында Бөтендөнья Лейпциг ярминкәсендә күрешүен сөйләде. «Ярминкә Татарстан Республикасына багышланган иде. Минтимер Шәрипович Татарстан делегациясенең җитәкчесе булып килде. Бөтен җирдә татар әләмнәре җилфердәде, телевизордан татарларны күрсәттеләр. Ярминкәдән чәкчәк исе килә иде. Татарлар — көн каһарманнары булдылар», — диде рәис.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100