(Казан, 22 май, “Татар-информ”). Әгерҗедә үзара салымны 10 меңнән артык кеше тапшырырга тиеш. 21 майга шуларның нибары 3498е генә түләгән (35%).
Салым җыю 1 июльдә тәмамлана. Эш көннәрендә аны Бердәм исәпләү үзәге йә шәһәр башкарма комитеты кассаларына тапшырырга мөмкин. ЕРЦ кассасы шимбә дә эшли. Әлеге акчаларның үз шәһәребезне төзекләндерүгә тотылачагын истә тотып, активрак булыйк, дип өнди “Әгерже хәбәрләре” басмасы.