news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә иң креатив чаналарны сайлаячаклар

Гаризалар кабул ителә.

(Әгерҗе, 26 гыйнвар, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Шимбә, 29 гыйнварда, 12:00 сәгатьтә Әгерҗенең «Орешник» паркында «Чана Fest» кышкы чаналар фестивале узачак.

Анда теләгән һәркем катнаша ала. Фестивальдә катнашу өчен үзенчәлекле һәм креатив чана ясарга кирәк. Шулай ук һәр командага иҗади номер да әзерләргә кирәк. Чыгышның дәвамлылыгы музыка астында 3 минуттан артмаска тиеш.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100