news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә Җиңү көненә багышланган «Тынычлык эстафетасы»н үткәрделәр

Старт алдыннан спортта зур уңышларга ирешкән кайбер укучыларны бүләкләделәр.

Әгерҗедә Җиңү көненә багышланган «Тынычлык эстафетасы»н үткәрделәр
http://agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 7 май, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Бүген Әгерҗедә традицион «Тынычлык эстафетасы — 2021» узды. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланды. Анда шәһәр, Бима һәм Тирсә мәктәпләре укучылары актив катнашты. Йөгереш юлына шулай ук хезмәт коллективлары да чыкты. Алар арасында үзәк хастаханә, мәгариф бүлеге, полиция хезмәтәкрләре, «Ак Барс Иминият», «Өченче буын» командасы һәм башкалар бар иде.

Барлык спортчыларны һәм җанатарларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев сәламләде.

Старт алдыннан спортта зур уңышларга ирешкән кайбер укучыларны бүләкләделәр.

Шулай итеп, «Сәламәтлек» 18нче авыл Спартакиадасы авыл командалары арасында шашка буенча Татарстан Чемпионатында катнашканнары өчен 3нче урта мәктәп укучылары Алия Гатауллина һәм Рәшит Шурманов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Шулай ук тантаналы рәвештә ГТО билгеләрен тапшырдылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100