Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә «Чыршы белән хушлашу» бәйрәме булды
Күңелле эстафеталар оештырылды.
(Әгерҗе, 21 гыйнвар, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). 19 гыйнварда район мәдәният йорты янындагы мәйданда үзәк чыршы янында «Чыршы белән хушлашу» бәйрәме узды. Программа шактый мавыктыргыч иде.
Балалар өчен уен мәйданчыклары, күңелле эстафеталар оештырылды. Бәйрәм кунаклары әйлән-бәйлән уйнады, җырлар җырлады, табышмакларга җаваплар тапты, конкурсларда катнашты, шигырьләр сөйләде.
Әгерҗелеләр Яңа ел чибәре белән киләсе декабрьгә кадәр очрашырга «сүз куешып» хушлашты. Чара бай эчтәлекле, эмоциональ һәм кызыклы булды. Ахырда теләгән һәркем Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән чыршы янында фотога төшә алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз