news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә беренче тапкыр фермерлар өчен бәйрәм булды

Бүгеннән башлап Әгерҗе районында да фермерларның үз оешмалары булачак.

Әгерҗедә беренче тапкыр фермерлар өчен бәйрәм булды
http://agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 29 гыйнвар, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Календарьда Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне булса да, моңа кадәр Әгерҗе районында фермерларны аерым җыеп хөрмәтләгәннәре юк иде. Кичә аларны һәм районда уңышлы эшләүче инвесторлар, хуҗалыклар җитәкчеләрен җыеп зур бәйрәм үткәрделәр.

Җир улларын район башлыгы Азат Вәлиев, аның урынбасары Илфат Ямалиев, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин котлады. Бер төркем хезмәт алдынгыларына төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырдылар.

Бүгеннән башлап Әгерҗе районында да фермерларның үз оешмалары булачак. Аны авыл хуҗалыгында күпьеллык эш тәҗрибәсе булган, бүгенге көндә сарыкчылык юнәлешендә эш алып баручы фермер Тәлгать Муллануров җитәкләячәк.

Бәйрәмдә район мәдәният бүлеге, Мәдәният сарае артистлары чыгыш ясады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100