news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Genotek компаниясе татарларны Россиянең иң чыдам халыклары рәтенә кертте

Бурятлар (31,87 процент), бер-берсенә кардәш карачайлар һәм балкарлар (29,09 процент) һәм кореялылар (27,06 процент) Россиянең генетик яктан иң чыдам халыклары булып чыккан. Татарлар (19,2 процент) да беренче унлыкка эләккән, дип хәбәр итә РБК Genotek медицина компаниясе үткәргән тикшеренү нәтиҗәләренә сылтама белән.

Югарыда санап үтелгәннәрдән тыш, башкортлар (17,58 процент), якутлар (23,08 процент), чувашлар (22,63 процент), дагыстанлылар (19,67 процент), (19,2 процент), осетиннар (16,67 процент) һәм төньяктагылардан генетик яктан аерылып торучы көньяк руслар (16,45 процент) да беренче унлыкка кергән.

Genotek белгечләре төзегән рейтингның икенче унлыгын удмуртлар (16,44 процент), төньяк руслар (15,98 процент), украиннар (15,79 процент), көньяк һәм төньякка бүлмичә каралган руслар (15,74 процент), чеченнар (15,08 процент), белоруслар (14,43 процент), тау яһүдләре (14,29 процент), әрмәннәр (12,16 процент), ашкенази яһүдләре (8,7 процент) һәм азәрбайҗаннар (5,66 процент) тәшкил иткән.

Genotek тикшеренүчеләре Россия халкының 166 меңнән артык геномын өйрәнгән. Аерым алганда, аларны ангиотензинга әверелдерүче фермент һәм альфа-актинин-3 аксымын кодлаштыра торган ACE һәм ACTN3 геннарындагы үзгәрешләр кызыксындырган. Беренчесе күбесенчә - профессиональ чаңгычылар, йөгерешчеләр, велоспортчылар һәм марафончыларда, ә икенчесе ТТ яки ТС генотипларына ия һәм чыдамлыкка тест күрсәткечләре иң яхшы булган кешеләрдә очрый.

«Шуны истә тоту мөһим, генетик килешкәнлек – тигезләмәнең бер өлеше генә. Күнекмәләр, туклану һәм яшәү рәвеше дә бик зур йогынты ясый», - дип аңлатма бирде тикшеренү нәтиҗәләренә аның җитәкчесе - Genotek компаниясенең фән буенча директоры Александр Ракитько.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100