news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин Гашура көне уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте

Бүген кояш баеганнан соң, борынгы заманнардан ук изге көн – Гашура көне җитә. Мөфти шәех Равил Гайнетдин мөселманнарга мөрәҗәгать итте.

«Гашура көне – Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәрләрен һәм рәсүлләрен искә алу көне дип санала. Мөселманнар нәкъ менә бу көнне Аллаһы Тәгалә кайбер пәйгамбәрләргә һәм рәсүлләргә аерым шәфкать белдергән дип ышана», – ди мөфти.

Россия Мөфтиләр шурасы мөфти шәех Равил Гайнетдиннең «Ислам: вероубеждение, поклонение, нравственность, закон» китабыннан өзек китерә.

«Ашара – гарәп теленнән «ун» дип тәрҗемә ителә, шуңа күрә Гашура көне мөхәррәм аеның 10 нчы көнендә билгеләнә. Бу истәлекле датаны шулай ук пәйгамбәрләрне искә алу көне дип тә атыйлар, чөнки ул Нух һәм Муса пәйгамбәрләр белән бәйле.

Гашура көнендә ураза тоту күркәм гамәлләрдән. Уразаны унынчы көндә генә түгел, ә Мөхәррәм аеның 9 яки 11нче көннәрендә дә мәслихәт. Шулай итеп, уразаны ике көн – 9нчы яки 10нчы көнне, я 10нчы һәм 11нче көннәрдә үтәргә киңәш ителә. Ике көн дәвамында ураза тотуның кыенлыгы булган очракта, бер көн – Гашура көнендә ураза тотарга мөмкин, ди мөфти.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100