news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гамалея үзәге ковидтан балалар вакцинасын теркәүгә гариза бирде

Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәге Россиядә коронавируска каршы вакцина теркәү өчен документлар тапшырды, ул 6-11 яшьлек балалар өчен каралган, дип белдерде үзәк директоры Александр Гинцбург.

«Әйе, балалар вакцинасын теркәү өчен документлар тапшырдык, 6-11 яшьлек балалар өчен», – диде Гинцбург. РИА Новости шул хакта яза.

Шул турыдагы мәгълүмат даруларның дәүләт реестрында да урнаштырылган, вакцинага Гам-КОВИД-Вак-Д исеме бирелгән.

Реестрда ачыклык кертелгәнчә, препарат кан тамырына салыначак, ул ике дозалы булыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100