news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова: Шәймиев спорт белән шөгыльләнүен ташламый һәм көненә җиде километр йөри

«Бүгеннән алып „Хәзинә“ галереясендә без Минтимер Шәймиевнең юбилеена оештырган фотокүргәзмә эшли башлый. Анда үзенчәлекле кадрлар куелган, алар әле беркайда да басылмадылар», — диде Галимова.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). Үзенең 85 яшьлеге алдыннан Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев спорт белән яшәү рәвешенә тугрылыгын саклый һәм көн саен җиде чакрымга кадәр җәяү йөри. Бу хакта Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта сөйләде.

«Минтимер Шәрипович үзен яхшы хис итә. Шушы көннәрдә без аның янына бардык һәм моңа шәхсән үзебез инандык. Сүз уңаеннан, бүгеннән алып „Хәзинә“ галереясендә без Минтимер Шәймиевнең юбилеена оештырган фотокүргәзмә эшли башлый. Анда үзенчәлекле кадрлар куелган, алар әле беркайда да басылмадылар», — диде Галимова.

Ул шулай ук Шәймиевнең эш процессларын спорт белән берләштереп, актив эшчәнлек алып баруына игътибар юнәлтте.

«Без аның янына бардык, аның хәзер ничек яшәве турында зур булмаган фотосессия уздырдык. Ул үзен яхшы хис итә, „Яңарыш“ фонды кысаларында эшләвен туктатмый, „Адымнар“ полилингваль үзәкләре проекты белән шөгыльләнә, киңәшмәләрдә катнаша. Буш вакытларында Минтимер Шәймиев җәяү йөрергә ярата һәм көн саен диярлек җиде километр йөри», — диде Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100