news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова май бәйрәмнәре турында: Әлегә өстәмә яллар планлаштырылмый

Май бәйрәмнәренә хезмәт календаре расланды, 4, 5 һәм 6 майга өстәмә яллар бирү әлегә планлаштырылмый. Бу хакта журналистлар белән брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Бу федераль закон. 30 апрель, 1, 2, 3 май, шулай ук 7, 8, 9 һәм 10 май көннәре ял һәм бәйрәм көннәре дип билгеләнгән календарь бар. Әлегә бу өлкәдә ниндидер яңалыклар юк», - диде Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100