news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова «Кырлай»ның алмашы турында: Проектның параметрларын Казан шәһәр Думасы әзерли

«Кырлай»ның алмашы – Җиңү паркындагы территориядә балалар өчен иҗтимагый киңлек турында төгәлрәк мәгълүмат Казан шәһәр Думасы дәрәҗәсендәге фикер алышулардан соң билгеле булачак. Әлегә паркның урыны һәм гомуми концепциясе генә билгеле. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Проектны гамәлгә ашыру вакыты Казан шәһәр Думасы дәрәҗәсендә җәмәгать тыңлауларының ничек узуына бәйле булачак. ТР Президенты, белгечләр үз тәкъдимнәрен җиткерә алсын өчен, фикер алышулар үткәрү бурычын куйды. Белгечләр дигәндә, шәһәр төзелеше, геодезия, экология һ.б. өлкәләрдәге экспертлар хакында сүз бара. Ул чагында инде проектның үзе хакында да сөйләргә мөмкин: ул нинди булачак, парк территориясендә кайда урнашачак», - дип ачыклык кертте Галимова.

Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе искәрткәнчә, яңа иҗтимагый киңлек «Кырлай»дан ике тапкыр зуррак һәм аннан күпкә кызыклырак булачак.

Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан мэры Илсур Метшин белән бергә Җиңү паркы мәйданчыгында булган иде. Алар анда яңа күңел ачу киңлеге өчен яраклы локацияләр белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100